news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җамал Вәлиди премиясе Төмәндә яшәүче галимә Ханисә Алишинага тапшырылды

Ханисә Алишина Казанга Татарстан Фәннәр Академиясенең 30 еллыгына багышланган чарага килгән.

Җамал Вәлиди премиясе Төмәндә яшәүче галимә Ханисә Алишинага тапшырылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе Төмәндә яшәүче татар галиме Ханисә Алишинага тапшырылды.

Кичә Татарстан Язучылар берлегендә Халыкара тәрҗемә көне уңаеннан уздырылган түгәрәк өстәл утырышында язучылар галимәне премия белән котладылар, Себер татарларының бүгенге хәленә бәйле сорауларын да бирделәр.

«Мәскәүдән аз санлы халыклар антологиясе өчен Себер татары язучысы язган драма әсәре сорыйлар. Бездә драматурглар юк», — диде ул. Галимә Себер татарларыннан булган язучылар Булат Сөләйманов (1938-1991) һәм Якуб Зәнкиевның (1917-2003) да әдәби татар телендә язуын искәртте.

«Себер татарлары теленә бәйле шау-шу барганда һәрвакыт бер нәрсәне ассызыклыйм — мин өч тел яклы: ана теле, әдәби татар теле һәм рус әдәби теле. Мин үз диалектымны белмим икән, әдәби татар телен ничек белим?» — диде ул. Ул Себер татар теле темасының сәяси һәм фәнни яссылыкта карап булуын әйтте.

Ханисә Алишина Казанга Татарстан Фәннәр Академиясенең 30 еллыгына багышланган чарага килгән. Ул бер уңайдан Язучылар берлегендә тәрҗемәче язучылар белән очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Галимә Милли шурада Татар әдәби теле буенча бер белгеч тә булмавына борчылуын белдерде. «Татарча диктант» язу буенча тәкъдимнәрен җиткерде. 

  • Ханисә Алишига - татар галимәсе, галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100