1 октябрьдән Милли китапханәнең эш вакыты үзгәрә

Китапханә 9:00-21:00 сәгатьләрдә ачык була.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Татарстан Милли китапханәсе яңа эш режимына күчә.

Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1 октябрьдән башлап китапханә иртәнге 9:00дән 21:00 сәгатькә кадәр эшли.

Һәр айның соңгы дүшәмбесе — китапханәдә җыештыру көне (китап заллары бу көнне эшләми), диелә хәбәрдә.