news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Имаметдинов MOÑ театраль мәйданчыгында беренче спектаклен күрсәтә

Тамаша биюче Айсылу Мирхафизхан белән бергә әзерләнгән.

Туфан Имаметдинов MOÑ театраль мәйданчыгында беренче спектаклен күрсәтә
Рамил Гали

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли китапханәнең MOÑ театраль мәйданчыгында беренче татар тамашасы 8 октябрьдә күрсәтеләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Режиссер Туфан Имаметдинов «Һава» дип аталган яңа тамашасын биюче Айсылу Мирхафизхан белән бергә әзерләгән. Рәссам — Лилия Имаметдинова, Хореограф — Марсель Нуриев.

«Гадәттә, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, бигрәк тә, хатын-кызга мөгамәлә: ашарга әзерлә, йортка күз-колак бул, чалбарны үтүклә, кибеткә йөгер, кебек боерыклардан гына гыйбарәт… „Һава“ тамашасы күзгә күренмәгәннәрне — ягъни хатын-кызның шушы боерыклар белән тулган мохиткә мөнәсәбәтен (буйсынып торуын) күзалларга ярдәм итә. Һәм „боерык“ сүзенең асылы, нәкъ менә боерыкны башкаручының рухын ачарга ярдәм итә», — ди оештыручылар.

Туфан Имаметдинов Милли китапханәдә ачылган MOÑ театраль мәйданчыгының кураторы итеп билгеләнде. Аның эксперименталь спектакльләре биредә күрсәтеләчәк.

Тамаша дәвамы — 50 минут. Тамашачының яше — 18 +.

Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100