news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы съездда Касыйм шәһәрендә тарихи татар кибетләрен сүтү мәсьәләсе күтәрелде

Россия Мәдәният министрлыгы шәһәрдәге вазгыятьне контрольгә алырга вәгъдә бирде.

Казандагы съездда Касыйм шәһәрендә тарихи татар кибетләрен сүтү мәсьәләсе күтәрелде
Владимир Васильев

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау органнарының XIX Бөтенроссия съездында Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә тарихи татар кибетләренең сүтелүе турында искә төшерделәр. Әлеге хәлне Россия Мәдәният министрлыгының шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салу бүлеге башлыгы Николай Никифоров контрольгә алырга вәгъдә итте.

«Мәдәният министрлыгына Касыйм шәһәрен яклап мөрәҗәгать итегез. Бу федераль әһәмияттәге тарихи җирлек», — диде съездда катнашучыларның берсе.

2015 елда Мәдәният министрлыгы тарихи җирлек территориясе чикләрен һәм предметларын саклау проектын эшләүне финанслады. Әмма ул әлегә кадәр кабул ителмәгән һәм гамәлгә кертелмәгән.

«Без бу шәһәргә игътибар итүне сорыйбыз, чөнки анда татар мәдәниятенә караган биналарны югалтабыз. Татар кибетләрен сүтәләр, алар урынына автосалоннар төзиләр», — дип искәртте чара кунагы.

«Мин Касыймга игътибар итәрмен, документацияне без тагын бер кат тикшерәчәкбез. Әлеге атрибутлар расланмауга кайбер сәбәпләр бар иде», — дип җавап бирде Никифоров.

Татарлар Касыймда (элек Мещерск шәһәр) якынча 1445 елдан бирле яши. 152-1681 елларда шәһәр Мәскәү дәүләтенә караган Касыйм ханлыгының башкаласы була.

Быел Казанда Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау органнарының XIX Бөтенроссия съезды ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Форум 2 октябрьгә кадәр дәвам итә. Аңа илнең 73 төбәгеннән 400дән артык катнашучы килгән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100