news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да "Идел-йорт" төбәкара театр бәйгесе турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

"Татар-информ"да "Идел-йорт" төбәкара театр бәйгесе турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 1 октябрьдә, 13:00 сәгатьтә "Татар-информ" агентлыгында театр коллективларының Шамил Закиров исемендәге "Идел-йорт" XIX төбәкара бәйгесенең йомгаклау этабына багышланган матбугат конференциясе булачак. 

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров,  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәдиф Сәгъдиев, Ш.З.Закиров исемендәге XIX Төбәкара театр коллективлары бәйгесенең кураторы Рифат Миңлебаев катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
 

news_right_1
news_right_2
news_bot