news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт Татар дәүләт театры Алтайдан лауреат исеме алып кайтты

"Әҗәлгә дару бар диләр..." спектакле үткән сезонда “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында куелды.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры В.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивалендә "Әҗәлгә дару бар диләр..." спектакле белән “Фестивале ачышы” номинациясе лауреаты булды. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Әлеге спектакльне караган экспертлар Әлмәт театрын Европа театрларына тиңләгәннәр, ә фестивальгә тәкъдим ителгән эшне "спектакль-ребус", "сәхнәдә - рәсем сәнгате" дип тасвирлаганнар. 

"Әҗәлгә дару бар диләр..." спектакле үткән сезонда “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында куелды. Ж.-Б.Мольер пьесасын чакырылган режиссер Елена Кузина сәхнәләштерде.

  • В.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивале 25 – 30 сентябрьдә үтте. Фестивальгә 30 гаризадан 14 спектакль сайлап алынган. Фестивальдә Татарстаннан ике театр катнашты. Болар – Казан Яшь тамашачы театры һәм Әлмәт Татар дәүләт театры.

news_right_1
news_right_2
news_bot