news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсы финалистлары игълан ителде

Җиңүчеләр исемлеге 15 сентябрьдән соң билгеле булачак.

«Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсы финалистлары игълан ителде
Владимир Васильев

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан мэриясе оештырган «Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсы финалистлары игълан ителде.

Конкурска «Казан тавышлары» музыкаль поэтик перфомансында нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә Мэрияның матбугат үзәге. Җиңүчеләр исемлеге 15 сентябрьдән соң билгеле булачак.

Финалга чыгучылар исемлеге Татарстан Язучылар берлеге сайтына урнаштырылган:

  • Алинә Габдуллина — «Мусильда — кошка-медсестра» хикәясе өчен;
  • Илья Береснев — «Изумруд»;
  • Айзилә Сабирова – «Сәгать алты иде»;
  • Айгөл Шәйхлисламова — «Саумы, Казан!»;
  • Ркаил Зәйдуллин — «Карындыклы иде тәрәзәсе»;
  • Денис Фокин — «В конце лета»;
  • Асия Юнысова — «Имән»;
  • Марина Шишкарева — «Удачный день»;
  • Леонид Курин — «Времена не выбирают»;
  • Фәридә Габдраупова– «Казанский аваз»;
  • Айзирәк Гәрәева – «Казаныма кайтам»;
  • Раилә Хәялиева – «Каз анасы шәһәре».

Конкурста җиңүчеләргә һәр яшь категориясендә (18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр) акчалата бүләкләр тапшырыла:

  • I урын — 80 000 сум;
  • II урын — 50 000 сум;
  • III урын — 30 000 сум.

Шулай ук жюри игътибарына лаек булган эшләргә кызыксындыру бүләкләре дә булачак. Конкурс йомгаклары буенча ел ахырында иң яхшы хикәяләр Казан турында бер китапка тупланачак.

  • Конкурска 2021 елның 5 апреленнән 31 июленә кадәр эшләр кабул ителде. Барлыгы 120 дән артык эш килде. Шуларның илледән артыгы татар телендә һәм җитмеше рус телендә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100