news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт иттеләр

Ачык мәйданда үткәрелә торган чараларда катнашучылар саны 50 кешедән дә артмаска тиеш.

Татарстанда концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт иттеләр

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте 3 августтан концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт итте. Әлеге яңалык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни-агарту, физкультура, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка чараларны, катнашучылар санын 50 кешедән арттырмау шарты белән, оештырырга рөхсәт ителә», — диелә документта.

Моннан тыш, 3 августтан кинотеатрлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һ.б башка күңел ачу оешмалары да ачыла. Әлеге оешмаларга бер үк вакытта килүчеләр саны 50дән артмаска тиеш.

Элегрәк 1 августтан Россиядә халыкара элемтәнең өлешчә ачылуы хакында хәбәр ителгән иде. Беренче этапта Россия туристларын Бөекбритания, Төркия, Танзания кебек илләр кабул итәргә әзер.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк язып чыкканча, халыкара авиаэлемтәнең тулысынча кайчан ачылачагы да билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100