news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль чыкты

Тинчурин театрында Туфан Имаметдинов икенче спектаклен сәхнәләштерде.

Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль чыкты
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль чыкты. Бу әлеге театрда Туфан Имаметдиновның икенче эше.

«Галәм. Әгъләм» — бер пәрдәлек шигъри-музыкаль спектакль. Режиссер, әдәби мөхәррир һәм музыкаль бизәлеш — Туфан Имаметдинов. Хореограф — Марсель Нуриев. Рәссам — Лилия Имаметдинова.

Спектакльне карарга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде. Залда Мөдәррис Әгъләм белән бер чорда иҗат иткән өлкән яшьтәге әдипләр — халык язучылары Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Марсель Галиевлар, шулай ук, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Мансур Гыйләҗевлар бар иде. 

«Безне бирегә Мөдәрриснең зур иҗаты китерде», — диде өлкән буын әдипләр, әмма спектакльдән соң алар фикерләрен әйтергә ашыкмадылар.

Ирада Әюпова спектакльне бик ошатуын әйтте. «Спектакльдә күзләргә яшьләр килерлек урыннар бар иде. Ул безнең өчен Мөдәррис Әгъләм иҗатын яңадан ачты», — диде министр.

«Мин Мөдәррис Әгъләм турында бик күпләр белән сөйләштем. Әйе, бәлки, алар үзләре белгән Мөдәррисне күрмәгәндер. Мөдәррис Әгъләмнең иҗаты матур һәм мин матур кешеләр белән матур иҗат турында спектакль куйдым», — диде Туфан Имаметдинов.

«Галәм. Әгъләм» — Тинчурин театрының быелгы соңгы премьерасы. Театраль сезон ябылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100