news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туена бүләк җыйдылар

Сабан туе 2-3 июль көннәрендә узачак.

Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл  Сабан туена бүләк җыйдылар
http://muslumirc.ru/

(Мөслим, 1 июль, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Мөслим районында Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Бүген күркәм гадәт буенча авыл урамнары буенча, йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыю чарасы үтте. Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды.

Исегезгә төшерәбез, 2-3 июль көннәрендә Татарстан Республикасының Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы ярдәме белән оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot