news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры артистлары балалар өчен Тинчурин паркында бәйрәм ясады

Паркның төрле мәйданчыкларында «Уен-фест», «Күңелле стартлар» һәм башка уеннар оештырылды.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры артистлары «Уен-фест» традицион уеннар фестиваленең өлешчә Казанның Тинчурин паркына күчерде.

Биредә бүген, 1 нче июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Балачак бәйрәме» уздырды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Театр артистлары паркның төрле мәйданчыкларында татар милли уеннарын үз эченә алган «Уен-фест», җитезләр һәм спорт сөючеләр өчен «Күңелле стартлар» һәм башка уеннар үткәрде.

Бәйрәмдә театрда уңышлы эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балаларның «Могҗиза» театр студиясе егетләре-кызлары да катнашты. Алар «Беренче театр» спектакленнән өзек күрсәттеләр, котлауларын җиткерделәр.

Бәйрәм чарасында «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары хезмәткәрләре дә үз мәйданчыгын булдырды.

«Күренекле әдип исеме белән аталган паркта балалар рәхәтләнеп күңел ачты, истәлекле бүләкләргә ия булды», ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100