Югары Ослан гитарачылары бөтенроссия конкурсы лауреатлары булды

Чабаксарда «Иҗади карусель» бәйгесе узды.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Югары Ослан балалар сәнгать мәктәбенең гитарачылар ансамбле «Иҗади карусель» бөтенроссия конкурсы лауреаты булды. Бу хакта җирле «Волжская новь» газетасы яза.

Конкурс Чабаксарда узды. Югары Ослан гимназиясе хезмәткәрләре Лев Яковлев җитәкчелегендә чыгыш ясады һәм II дәрәҗә лауреат исемен алды.

Конкурсның үзенчәлеге жюри әгъзалары тарафыннан онлайн-фикер алышу булды. Конкурска нәтиҗә ясауда педагоглар да катнашты.