news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе иҗат әһелләре «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесендә сынатмады

«Урама» фольклор ансамбле 1нче дәрәҗәле дипломга ия булды.

Ульяновск өлкәсе иҗат әһелләре «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесендә сынатмады
http://emetul73.ru.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Россия Ислам институты һәм Казанның «Гөлзадә» иҗат студиясе татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесенә старт биргән иде. Мәртәбәле фестиваль-бәйгедә Ульяновск өлкәсе иҗат әһелләре дә югары дәрәҗәдә чыгыш ясады һәм уңышка иреште.

Татар мәдәният үзәгенең «Урама» фольклор ансамбле «Әдәби мирас үрнәкләрен башкару. Бәетләр» номинациясендә үзләрен сынап карадылар һәм 1нче дәрәҗәле дипломга ия булдылар. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Ә «Киндяковка» мәдәният йорты карамагында эшләп килүче «Нур» халык театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахова тамашачыга халкыбызның борынгы «Җомга» мөнәҗәтен тәкъдим итте һәм өченче урынга лаек булды. Жюри әгъзалары «Нур» коллективы башкарган мөнәҗәткә югары баллар куеп, өченче урын белән сөендерде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

«Быел әлеге бәйге бишенче тапкыр оештырылды. Илебезнең төрле төбәкләреннән 152 гариза һәм видеоязма алдык. „Илаһи моң“ фестиваль-бәйгесе финалында жюри әгъзалары кырыктан артык башкаручының чыгышын карады. Бәйге программасына халык авыз иҗаты әсәрләрен (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикерләр), әдәби мирас үрнәкләрен („Кыйссаи Йосыф“, „Бәдавам“, „Кисек-баш“ һ.б.) башкару, татар мәкаме традицияләрендә Коръән уку кертелгән иде», — ди жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100