Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм уңаеннан бер-берсенә шарж бүләк иткән
Республика, район мәдәниятен үстерүдә озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәт куючы сәнгатькәрләргә, иҗат коллективларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Быел Актаныш мәдәниятчеләре пандемия елы дәвамында күңелләрендә сакланып килгән юмор хисен шарж-шаярулар аша чагылдырдылар. Авыл мәдәният йортлары коллективлары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бер-берсенә үз яшәешләрен чагылдырган коллектив шаржлар ясап бүләк иттеләр.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикләү сүзләреннән соң, республика, район мәдәниятен үстерүдә озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәт куючы сәнгатькәрләргә, иҗат коллективларына дәүләт бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итә район матбугат үзәге.
Тантанада ел яңалыгы да булды. Быелгы һөнәри бәйрәм район башкарма комитетында мәдәни-социаль һәм агарту бүлеге оешуга 70 ел тулу белән дә истәлекле булды. Әлеге уңайдан Актаныш районы «Мәдәни тотрыклылык һәм алгарыш» билгесен булдырды.

Әлеге бүләк белән тәүге бүләкләнүче — Энгель Фәттахов. Бүләк иясен мәдәният хезмәткәрләре алкышлап хөрмәтләде. Бүләкләнүче үзе дә мәдәният хезмәткәрләренә җырлы-моңлы бүләк әзерләгән булып чыкты. Актанышлыларны бәйрәм сәхнәсеннән Уфадан килгән ир-атлар «Premier» вокал төркеме сәламләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз