Тукай музее онлайн форматта татар, рус һәм инглиз телләрендә экскурсия үткәрә

Мобиль кушымтага керү бушлай.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Габдулла Тукай музее онлайн форматта татар, рус һәм инглиз телләрендә экскурсия үткәрәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр музей белән онлайн рәвештә таныша ала. Мобиль кушымтага керү бушлай.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.