Шагыйрь, прозаик, публицист Равил Вәлиев вафат булды

Равил Вәли — СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1978), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни исемендәге (2010) премия лауреаты.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Озакка сузылган авырудан соң шагыйрь, прозаик, публицист Равил Вәлиев вафат булды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын», — дип кайгы уртаклаша Язучылар берлеге.

  • Равил Вәли — татар язучысы, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1978), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни исемендәге (2010) премия лауреаты.