news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров «Тукай стилендәге» костюмда чыгыш ясады

Элегрәк шундый стильдәге киемне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров кигән иде.

Радий Хәбиров «Тукай стилендәге» костюмда чыгыш ясады
Радий Хәбировның инстаграмыннан

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров френчтан чыгыш ясады. Революциягә кадәр татар зыялылары кигәнгә күрә, мондый төр костюмны «Тукай стиле» дип тә атыйлар.

Башкортстанда туган генерал Миңлегали Шәйморатовка Россия герое исемен бирү хакындагы хәбәр турында сөйләгәндә Радий Хәбиров шундый киемнән иде.

Милли кием модасын моңа кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров кертеп җибәргән иде. Алар бәйрәм чараларына шундый кием белән килделәр.

«Без бит инде үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, ризыкларыбызны, динебезне ничектер сакларга тиеш. Сез элеккеге фотоларны карагыз — безнең бөтен күренекле шәхесләребез, язучыларыбыз шул киемдә булган. Аны бер кеше көчләп кидертми. Әгәр үзебезгә бәйрәмнәрдәме, андый кием киябез икән, әйбәт. Әсгать Әхмәтович белән без беренче чиратта киябез. Безнең киемнәребез бик матур», — дигән иде Президент журналистлар белән очрашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100