news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрыннан видеоөндәмә: Театрны сагынсак та, иң яхшысы - өйдә калу

Артистлар ютуб-каналыннан спектакльләр карарга, инстаграм тормышында кайнарга чакыра. “Интернетны ачыгыз да, шундук сезнең каршыгызга килербез без”, диләр.

Камал театрыннан видеоөндәмә: Театрны сагынсак та, иң яхшысы - өйдә калу
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Карантин шартларында өйдә утырырга мәҗбүр булган Камал театры артистлары һәм җитәкчеләре халыкны өйдә утырырга чакырып үзенчәлекле видео әзерләгәннәр.

“Киштәләрдә күпме китап, сулыш алыйк бермәл туктап. Күңелләрне ял иттерә - кулга яхшы китап алу. Кояш көлеп караса да иң яхшысы – өйдә калу”, - ди театр артистлары.

“Өйдә күпме эш җыелган, кирәк кайчак эшли-эшли хәлдән таю. Хезмәт башны ял иттерә, иң яхшысы өйдә калу”, - дип һәрберсе үз өеннән видео яздырган алар.

Артистлар ютуб-каналыннан спектакльләр карарга, инстаграм тормышында кайнарга чакыра. “Интернетны ачыгыз да, шундук сезнең каршыгызга килербез без”, диләр.

Видеога Алсу Каюмова, Рамил Вәҗиев, Миләүшә Шәйхетдинова, Илдус Габдрахманов, Раил Шәмсуаров, Гөлчәчәк Гафетдинова, Фәнис Җиһанша яшь артистлар Артур Шәйдуллин, Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм башкалар язылган.

Артистлар белән бергә театр директоры Илфир Якупов та, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та үз сүзләрен әйткәннәр: “Театрны сагынсак та, иң яхшысы өйдә калу”, - ди алар. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100