news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан консерваториясе дәф, думбыра, саз һәм гармунлы этноконцертка чакыра

Тамашада «Бәрәкәт», «Бәрмәнчек», «Риваять» төркемнәре, гармунчы солистлар А.Ахунов, Р.Гыйниятов, И.Шәрипов катнаша.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт консерваториясе этник музыка уен кораллары белән концертлар оештыруны дәвам итә. Алар консерваториянең Зур Кызыл урамындагы яңа бинасында – Халык музыка уен кораллары музеенда үтә. Бу хакта фольклорчы галим, доцент Геннадий Макаров хәбәр итте.

Казан консерваториясенең Татар музыка сәнгате факультеты инициативасы белән оештырыла торган концертларның чираттагысы 5 апрельгә планлаштырылган. Ул «Думбырадан гармунга» дип атала. «Концерт программасы бүгенге көндә халык музыка уен кораллары культурасы үсеше халәтен һәм тенденцияләрен чагылдыра, әлеге кризислы булып күренгән хәлнең чишелеш юлларын күрсәтә. Концертта Урта гасыр музыка уен коралларын - дәф, думбыра, сазны күрергә, аларның тембрын, ритмын ишетергә, Европа гармоникасында башкарылган татар көйләрен тыңларга мөмкин булачак. Башкаручылар этномузыкага хас стильне сакларга тырышачаклар», дип вәгъдә итш оештыручылар.

Концертта Казан дәүләт консерваториясенең «Бәрәкәт», «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең оркестр төркеме, «Риваять» фольклор ансамбле, гармунчы солистлар Алмаз Ахунов, Рамазан Гыйниятов, Ильяс Шәрипов катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100