Салават Фәтхетдинов иҗтимагый башлангычта мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнде

ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың дүрт киңәшчесе барлыкка килгән.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың иҗтимагый башлангычларда дүрт киңәшчесе барлыкка килгән.

«Болар — РФ атказанган, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, ветеран журналист Раиса Сафиуллина һәм „Sculptor Agency“ консалтинг компаниясе генераль директоры Виктор Житлов», дип хәбәр итә мәдәният министрлыгы.