news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фәнис Яруллин истәлегенә мемориаль такта ачачаклар

Мемориаль такта Жуковский урамындагы йорт фасадында барлыкка киләчәк.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллин истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Мемориаль такта урнаштыру турында тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. 

«Казанда Жуковский урамындагы 9 йорт адресы буенча урнашкан бина фасадына Фәнис. Яруллинга мемориаль такта кую турында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы администрациясе тәкъдимен кабул итәргә», — диелә документларның берсендә.

Тактада «шагыйрь 2005 елдан алып 2011 елга кадәр шушы йортта яшәгән», дип язылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100