Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биектауның Чернышевка авылындагы китапханәдә «Җәлил укулары» бәйгесенә йомгак ясалды
Әти-әниләр конференциясе милли киемнәр кигән курчаклар күргәзмәсеннән башланды.
(Биектау, 1 март, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре»). Шушы көннәрдә Биектау районының Чернышевка авылындагы китапханәдә «Җәлил укулары» бәйгесенә йомгак ясалды.
Бәйрәм чарасы кысаларында якташ язучы Солтан Шәмси үзенең түгәрәк юбилее уңаеннан ихлас котлаулар кабул итте. Кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, «Җәлил укулары» бәйгесенең оештыру комитеты вәкиле Ләйсән Исхакова, мөхтәрәм язучылар, әдәбият белгечләре, авыл китапханәчеләре, районның мәдәният бүлеге белгечләре, «Каләмдәшләр» оешмасы вәкилләре бар иде.
«Җәлил укулары» бәйгесендә районнан барлыгы 400 гә якын эш кабул ителгән. Араларында татар, рус, инглиз телләре белән берлектә төрки телдә дә чыгышлар бар. Иң яхшы дип табылган 36 эш бәйгенең республика этабына тәкъдим ителде.
Биектау районының Г.Баруди исемендәге 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә әти-әниләр конференциясе узды. Аның ачылышы милли киемнәр кигән курчаклар күргәзмәсеннән башланды. Әлеге якты, матур курчакларны ясау, киендерү-бизәү эшендә район мәктәпләре укучылары актив катнашты.
Конференциянең программасы туган телне өйрәнү, балада телгә мәхәббәт уяту, мәктәп белән гаилә арасындагы хезмәттәшлек темаларын кузгатты. Биектау җирлегендә гомер итүче актив, уңган, тырыш гаиләләр үз мисалларында татар теленең киләчәге хакында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз