news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым халкын Татарстан күргәзмәсе белән таныштырачаклар

Экспозициягә татар костюмнары, милли кием элементлары һәм көнкүреш предметлары кертелгән.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 3 мартта Кырым этнография музеенда Алабуга музей-тыюлыгының «Татар милли мәдәниятенең күптөрлелеге» күргәзмәсен тантаналы ачу була. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Күргәзмә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы бай этнографик материалдан һәм 179 музей әйбереннән тора. Экспозициягә татар костюмнары, милли кием элементлары һәм көнкүреш әйберләре — хезмәт кораллары, савыт-саба, йорт җиһазлары, музыка кораллары һәм башкалар кертелгән. Күргәзмә кунаклары зәркән бизәнү әйберләре — бизәкләр, алкалар, беләзекләр һ.б. белән таныша ала.

Татарларның декоратив сәнгатендә төп урынны графика алып тора. Экспозициягә берничә заманча стильләштерелгән шамаил, шулай ук бизәкле күн мозаикасының традицион татар сәнгате кертелгән. Күргәзмәдә милли итекләр, читекләр, йомшак һәм каты аслы аяк киемнәре, шулай ук мендәрләр һәм үсемлек орнаменты белән панно бар.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган рәссамнары эше предмет-этнографик рәтнең бизәге булып тора. Бу Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештыра торган заманча сәнгать буенча 14 халыкара симпозиум барышында булдырылган илледән артык эшләнмәләр.

Әлеге экспозиция ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарларда кунакта» күргәзмә проектының бер өлеше булып тора. 28 гыйнварда күргәзмә Екатеринбургта ачылды. Проект Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, шулай ук башка төбәкләр, РФ Музейлар берлеге, Россия төбәкләрендә республика вәкиллекләре, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы ярдәмендә үткәрелә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100