Фәрит Бикчәнтәев: “Гастрольләр без көткәннән дә яхшырак үтте”

Фәрит Бикчәнтәев: “Гастрольләр без көткәннән дә яхшырак үтте”

(Уфа, 1 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Классик әсәр нигезендә сәхнәләштерелгән, һәммәбез кат-кат караса да, һаман карыйсы килгән «Казан сөлгесе» спектакле белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры коллективы кичә Уфадагы ике атналык гастрольләрен тәмамлады.

Яраткан театрыбызның иҗади сәфәренә йомгак ясаган көн тамашачылар өчен дә, артистларга да өстәмә бәйрәм, шатлыклы минутлар бүләк итте. Спектакль бетеп, озак алкышлар барган чакта сәхнәгә Башкортстан ягыннан да, Татарстаннан да рәсми җитәкчеләр менде. Һәрвакыттагыча, җылы сүзләр, котлаулар, киләчәккә ихлас теләкләр яңгырады.

Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Хәләф Ишморатов сүз алып, Г.Камал театры коллективын чираттагы уңышлы гастрольләре белән ихлас котлады. «Ике республика һәм ике милли академия драма театрлары арасында шундый җылы дуслык мөнәсәбәтләре киләчәктә дә саклансын. Бер-беребезне рухи баетып, ешрак аралашып яшик», – диде министр. Чыгышының азагында Х. Ишморатов театр сәнгатен сөючеләргә онытылмас сихри мизгелләр бүләк иткән Камал театры коллективына БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының Мактау кәгазен тапшырды.

Гастрольләр ябылу алдыннан Уфага килгән Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов үз чыгышында камаллыларны быелгы иҗат сәфәрләренең матур үтүе белән ихлас тәбрикләде. «Башкортстан җитәкчелеге һәм барлык дусларыбыз Г.Камал театрын һәрчак җылы кабул итә һәм иҗат өчен барлык шартларны да булдыра. Бу юлы да шулай булды. Рәхәт мөмкинлекләр эчендә яшәү һәм чыгыш ясау, әлбәттә инде, уңыш китерә. Хәстәрлегегез өчен зур рәхмәт сезгә», – дип мөрәҗәгать итте И.Тарханов Башкортстандагы вазифадашына.

Г.Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә, аннан соң чыгыш ясаган артистлар да Уфадагы иҗади сәфәрләренең уңышлы үтүе хакында куанып сөйләде. «Гастрольләребез бу юлы да без көткәннән дә яхшырак үтте, – ди Ф.Бикчәнтәев. – Уфа тамашачысы безне, һәрвакыттагыча, бик җылы кабул итте, залларыбыз тулы булды. Яшәү шартларыбыз да оҗмахтагыча булды, башкала үзәгендәге абруйлы шифаханә биналарындагы заманча җиһазландырылган матур бүлмәләрдә бөтен шартлар да бар иде».

Казанга кайтып китәр алдыннан күренекле актриса Нәҗибә Ихсанова да үзенең йөрәк түреннән чыккан тәэсирләре белән уртаклашты. «Уфага һәр килүебез үзе бер зур вакыйга була, – ди Н.Ихсанова. – Әлеге сәфәребез дә истәлекле чараларга бай һәм бик күңелле үтте. Без бит Башкортстанга килгәндә спектакльләр куеп кына калмыйбыз, ә биредәге артист дусларыбыз белән дә аралашабыз. М.Гафури театры, Уфа «Нур» татар дәүләт театры артистлары белән күптәннән бер гаиләдәй яшибез. Әлеге килүдә алар белән күп очраштык, эч серләребез белән бүлештек, элекке елларны искә төшереп, сагышларны да кузгатып алдык. Чөнки дистә еллар элек үк танышып аралашкан артистларның кайберләре арабыздан вакытсыз китте. Аларны искә төшереп, матур елларны сагынып утырдык».