news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Халык күңеленә үтеп кергән әсәр милли җанны саклап калуда өлеш кертә

«Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулланың «Сунар» китабы тәкъдим ителде.

Ркаил Зәйдулла: Халык күңеленә үтеп кергән әсәр милли җанны саклап калуда өлеш кертә
Солтан Исхаков

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Халык күңеленә үтеп керә алган әсәр татарлыкны, милли җанны саклап калу өчен өлеш кертә, дип саный Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Бүген «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да Ркаил Зәйдулланың «Сунар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф-сессия булды. Шагыйрь биредә үз фикерләре белән уртаклашты.

«Язучы үзенең әсәре укучыга тәэсир итәр, йогынты ясар, дип ышана һәм өметләнә. Бу китаптагы әсәрләр газета-журналларда, социаль челтәрләрдә чыкты. Шуңа күрә әгәр дә укучы әсәрләргә яхшы бәя биргән, алар халыкның күңеленә үтеп керә алган икән, минемчә, бу татарлыкны, милли җанны саклап калуда өлешен кертәдер», — диде ул.

Яңа китапта халкыбызның бүгенгесен һәм үткәнен сурәтләгән хикәя-бәяннар, публицистик накал белән иҗат ителгән язмалар, борынгы шәхесләребез һәм замандашларыбыз турында гыйбрәтле дә, мәзәк тә хәл-вакыйгаларга нигезләнгән миниатюралар тупланган.

Китап 1,2 мең данә тираж белән чыккан. «Бу бүгенге заман өчен алай ук начар түгел. Аның шактый өлеше китапханәләргә тарала. Бәясе — 750 сум. Бәясен мин билгеләмим, миңа кыйммәтрәк тә тоела. Дөрес, хәзерге заманда китап арзан да түгел», — диде язучы.

 


Галерея: Ркаил Зәйдулланың «Сунар» китабын тәкъдим итүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100