news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры спектакле Кече шәһәр театрлары фестиваленең бәйге программасына кергән

Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале быел 30 майдан 5 июньгә кадәр Свердловск шәһәренең Түбән Тагил шәһәрендә үтә.

Әлмәт театры спектакле Кече шәһәр театрлары фестиваленең бәйге программасына кергән
Рәмис Нәҗмиев фотосы

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакле Россиянең кече шәһәр театрлары фестиваленең конкурс программасына кергән.

«Эксперт советы карары белән, фестиваль программасына 16 спектакль керде», — дип хәбәр ителә Милләтләр театрының рәсми сайтында.

Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале быел 30 майдан 5 июньгә кадәр Свердловск шәһәренең Түбән Тагил шәһәрендә үтә. Программага Башкортстанның Стәрлетамак, Удмуртиянең Сарапул, Глазов шәһәрләрендәге театрлар, Якутиянең Мирный, Пермь краеның Кудымкар, Лысьва шәһәрләре башкалар кергән.

Әлмәт театрында «Җил артыннан» спектаклен театр директоры чакыруы буенча Камил Тукаев куйды. Спектакль әфган язучысы Халит Хоссейни романы буенча куелган, инсценировка авторы — Мэттью Спенглер.

2021 елда әлеге фестиваль Чаллы шәһәрендә үтте. Фестивальнең гран-приын «Көзге сере» спектакле белән Әлмәт театры алды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100