news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта яшәүче блогер кыз «Давай поженимся» тапшыруында танышкан кияүне ошатмаган

Олыяз авылы кызы Илүсә Фәлахова телевизион тапшыруның Яңа ел чыгарылышында катнашкан иде.

Мамадышта яшәүче блогер кыз «Давай поженимся» тапшыруында танышкан кияүне ошатмаган
instagram.com/19ilyca94

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче блогер кыз Илүсә Фәлахова «Беренче канал»да чыга торган «Давай поженимся» программасында катнашты. Бу тапшыруның Яңа елга багышланган бәйрәм чыгарылышы 28 декабрьдә булды. Мәскәүне «яуларга» Илүсә әнисе белән барган иде, дип яза Мамадыш районының «Нократ» газетасы.

Бу юлы тапшыруда Глеб исемле кияү егетенең йөрәге өчен өч кыз «көрәшә». Кияү ролендәге 38 яшьлек ир үзенең хатыны белән аерылышкач, иске генә «сигезле» машинасында сәяхәт итә башлаган икән. Хәзерге вакытта азык-төлек кибетендә каравылчы булып эшли. Олимпия резервындагы мәктәпне һәм тән сакчылары академиясен тәмамлаган. Фатир сатып алырга акча җыярга хыяллана, үз-үзенә ышанган хатын-кыз белән танышырга тели икән.

Илүсәгә бу тапшыруда кияү белән танышырга «Дюна» төркеме солисты Виктор Рыбин ярдәм итте. Блогер кыз булачак кияүгә авылда яшәрлек, көчле, мал-туар карый белгән ир-ат кирәк, диде. Бәлки, Глеб мондый җаваплылыктан курыкканга, тапшыру азагында башка кызны сайлагандыр.

Тапшырудан соң Илүсә кияү белән уртак тел тапмаганга шат кына булуын әйтте. «Нигә миңа шундый ир-ат. Сайлаган булса да, мин аны: „Гафу ит“, — дип кире борган булыр идем», — дип белдерде ул үзенең «Инстаграм» битендә.

«Чынлыкта бу — шоу. Анда кешеләргә танышу мөмкинлеге бирелә, ә калганы — һәркемнең үз эше», — ди Илүсә телетапшыру турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100