Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадышта узачак ЅunnуФЕСТ фестиваленең приз фонды 100 мең сум тәшкил итәчәк
Креатив чаналар Бөтенроссия фестивале программасы билгеле булды.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 февральдә Мамадыш районында ЅunnуФЕСТ креатив чаналар Бөтенроссия фестивале узачак, аның приз фонды 100 мең сум тәшкил итәчәк. Иң яхшы чана өчен көрәштә ике-алты кешедән торган командалар катнаша ала. Гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә. Бу хакта фестивальнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми битендә хәбәр ителә.
Фестивальне ачу тантанасы иртәнге унга планлаштырылган. Бу вакытта халык-сәнгать һөнәрчелеге ярминкәсе, тиз туклану мәйданчыгы, интерактив мәйданчык, аниматорлар белән балалар мәйданчыгы, фестиваль кунаклары өчен тау эшли башлаячак. Фестивальдә артистлар катнашында бәйрәм программасы көтелә.
10.30да катнашучыларның өч этаплы узышлары башлана.
Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. һәр категориядә өч җиңүче сайлап алыначак — аларга 10, 8 һәм 7 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз