news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин актер Сергей Шәкүровны 75 яшьлеге белән котлады

Сергей Шәкүровның әтисе Каюм Тәтеш районыннан, актерның балачакта "Сабир" дип атап йөрткәннәре һәм үзен татар санавы хакында әйткәне бар.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Сергей Шәкуровка 75 яшьлеге уңаеннан котлау юллады. Котлау тексты Кремль рәсми сайтында басылып чыккан.

"Сезне мин талантлы, үзенчәлекле, ихлас һәм сәнгатькә тугрылыклы шәхес итеп беләм. Кинода да, театр сәхнәсендә дә. Сез һәрвакыт рухланып, бөтен күңелегезне биреп эшлисез, тамашачыларны башкаларда булмаган үзегезгә генә хас актерлык сәләте һәм темперамент, һәр рольне ышандырырлык итеп башкара белүегез белән әсир итәсез", - дип билгеләп үтелгән котлау текстында. Президент актерга сәламәтлек һәм яңа уңышлар тели.

Сергей Каюм улы Шәкуров – Россия актеры, РСФСР ның халык артисты (1991), К. С. Станиславский исемендәге Мәскәү драма театра (хәзерге "Электротеатр "Станиславский",1978-1987), Мәскәү Яшь тамашачы театры актеры (1993 елдан бүгенге көнгәчә). Ул "Вкус хлеба" (СССР Дәүләт премиясе; 1980), "Свой среди чужих, чужой среди своих", "Сибириада", "Армавир" һәм башка фильмнарда төшкән. Гомумән алганда, йөзләп рольне төрле фильм һәм сериалларда башкарган.

Сергей Каюм улы Шәкуров Мәскәүдә 1942 елның 1 гыйнваренда рус-татар милләтләреннән булган катнаш гаиләдә туган. Әтисе — Тәтеш районы Бакырчы авылында туган Каюм Шәкүров, профессиональ аучы. Әнисе — Щеглова Ольга Сергеевна, совет рәссамы, карикатурачы Евгений Щегловның апасы.

Сергей Шәкүров балачагында үзен "Сабир" дип атап йөрткәннәрен белдергәне бар. "Татармын, әмма телне, кызганыч, белмим, - дип белдергән иде ул берничә ел элек Сергей Шәкуров "Комсмольская Правда"га интервюсында. - Милли кухняга хөрмәт белән карыйм. Башкача була да алмый. Бу кандаГомумән мин азиат кухнясын: пылау, бишбармакны яратам. Ә әтиемнең ватанына Казан янындагы Идел буенда булган Тәтешкә кайтсам, татар тәм-томнары белән сыйланам".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100