news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Зариф-Четинга Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия бирелде

Чулпан Зариф-Четинга Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия бирелде
Чулпан Зариф-Четин

Татар-төрек дөньясының танылган галиме, шагыйрә Чулпан Зариф-Четин тюркология тармагының иң зур бүләге – Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара медальгә лаек күрелде. Бу хакта галимә үзе хәбәр итә.

Әлеге олуг бүләк Чулпан Зариф-Четингә гомумтөрки мәдәният һәм әдәбият өлкәсенә керткән хезмәтләре өчен бирелгән. Ул аңа Бакуда үткәрелгән II төрки дөнья әдәбият һәм китап фестивале кысаларында оештырылган махсус тантанада тапшырылган.

«Гомеремнең 30 елын тюркологиягә хезмәт итүгә багышлап, газиз татар милләтемне, аның әдәбиятын, мәдәниятен төрки дөньяга танытканым өчен тюркология фәненә нигез салган бөек шәхес исемен йөртүче медальгә лаек күрелүем һәм аның Азәрбайҗанда тапшырылуы мине ифрат дәрәҗәдә горурландыра. Бу бүләкне татар әдәбияты, мәдәниятенә бирелгән хөрмәт итеп кабул итәм», - ди Чулпан Зариф-Четин «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара медаль Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара фонд тарафыннан 2010 елдан бирелә. Әлег олуг бүләккә лаек күрелүчеләр арасында Төркия дәүләтенең тугызынчы президенты Сөләйман Дәмирәл, азәрбайҗан галиме, тәрҗемәче Рәмиз Әскаров, танылган казах шагыйре Олҗас Сөләйманов, язучы Сабит Досанов, рус философы Александр Дугин, Кыргызстан халык шагыйре Марк Абай Ааматов, язучы Улугбәк Эсдәүләт, 1989-1991 елларда Төркиянең мәдәният һәм туризм министры, мәшһүр сәясәтчесе һәм хокук белгече, Бөтендөнья татар конгрессы делегаты Намык Кемаль Зәйбәк, Азәрбайҗан халык депутаты Ганирә Пашаева, азәрбайҗан әдәбият әһелләре Чыңгыз Абдуллаев, Сабир Рөстәмханлы һ.б. бар.

Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара фонд 2006 елда Азәрбайҗанның атаклы язучылары Анар Рызаев һәм Эльхан Зал Караханлы тарафыннан оештырылган. Чулпан Зариф-Четин Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара медальгә лаек күрелүче беренче татар шәхесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100