Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Күзлек» балалар театр фестивале узды
25 август көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Күзлек» балалар театр фестивале узды. Фестиваль лагерь форматында оештырылучы Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясенең йомгаклау чарасы булып тора. Ул ел саен драматургның туган көнендә – 25 августта үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальдә мәртәбәле кунак буларак Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов та катнашты. Ул фестивальдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.
Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов, Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина, лабораториядә катнашучы балаларның әти-әниләре, кунаклар катнашты.
Быел лаборатория 13-25 августта узды. Анда «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре белән беррәттән «Алмачуар» яшь буын театр фестивале җиңүчеләре һәм Әлмәт, Чаллы, Мәскәү шәһәрләренең театр студияләрендә шөгыльләнүче балалар катнашты. Лабораториядә шәкертләр 12 көн дәвамында Казан читендә урнашкан балалар лагерендә яшәде, төрле остаханәләрдә, чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләрдә һәм бәхәс мәйданнарында катнашты, остазлар белән бергәләшеп эскизлар әзерләде.
Язучы Фатих Әмирхан тууына 140 ел булу уңаеннан быел шәкертләр күренекле әдипнең иҗатына тукталды. Остазлар һәм балалар тырышлыгы белән Фатих Әмирхан буенча 5 спектакль эскизы эшләнгән. Алар төрле жанрларны колачлаган иде. Нәни апушлылар белән аларның остазы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Диләрә Фәттахова «Бар иде ди, бар иде ди…» куелышын тәкъдим итте.
Фатих Әмирханның «Нәҗип» хикәясе буенча эскизны балалар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Сабирҗанов белән эшләгәннәр. Режиссер Резеда Гарипова җитәкчелегендә апушлылар «Фатыйх абый» рэп-операсын тәкъдим иттеләр. Әлеге куелыш Луиза Янсуарның лаборатория өчен махсус язган поэмасына нигезләнеп эшләнгән иде. Курчак театры жанрындагы «Фәтхулла хәзрәт» эскизын лаборатория шәкертләре Казан Татар дәүләт «Әкият» курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтов җитәкчелегендә ясаганнар.
Быел лабораториядә беренче тапкыр кино жанрына да мөрәҗәгать ителде. Катнашучылар кино режиссеры Александр Далматов һәм Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры һәм режиссеры Булат Гатауллин белән берлектә «Хәят» киноспектаклен әзерләделәр. Анда кино һәм театр жанрлары үрелеп барды.
Шулай ук Туфан Миңнуллин иҗаты да читтә калмады. Драматургның «Җанкисәккәем» әсәре буенча эскиз эшләнгән иде. Аның музыкаль бизәлеше композитор, «Апуш»ның якын дусты булган Азат Хөсәеновның истәлегенә багышланды.
Быелгы лаборатория нәтиҗәләре буенча финалга 5 катнашучы чыкты: Әмирхан Юнусов, Әминә Валиуллова, Алмаз Гафаров, Мәликә Бариева, Әмирхан Гаянов. Тавыш бирүдә җиңгән Алмаз Гафаров «Күзлекле егет», ә Мәликә Бариева «Күзлекле кыз» исеменә лаек булдылар.
- «Күзлек» театр лабораториясе Казан мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе тарафыннан 2024 елдан бирле оештырыла. Проект Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз