news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Чулпан» мәдәни үзәгендә «Халкым» җырына клип тәкъдим иттеләр

«Чулпан» мәдәни үзәгендә «Халкым» җырына клип тәкъдим иттеләр
Фото: tatar-congress.org

14 сентябрь көнне Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәни үзәгендә композитор Вил Усманов һәм шагыйрь Наил Касыймов иҗат иткән «Халкым» җырына төшерелгән клипны тәкъдим итү концерты узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелган тамашачылар каршында әлеге клипта катнашкан Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Сәлахов, Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рәсим Низамов һәм башка мәртәбәле артистлар чыгыш ясады. Бәйрәм концертын Татарстанның халык артисты Вил Усманов алып барды. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге «Халкым» җырына клип төшерү дә аның инициативасы һәм тырышлыгы белән башкарылды.

Концерт номерлары тәмамлангач, җыелган тамашачыларга «Халкым» җыры клибының видеосын тәкъдим иттеләр. Бәйрәм концерты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров чыгышы белән тәмамланды. Ул үз чиратында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев исеменнән җырның авторларына һәм клипта төшкән барлык артистларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Халкым» җыры бөтен дөнья буйлап уздырылучы Сабантуйларның матур бер бизәге булып халык күңеленә керде. Әлеге җыр быел 4 меңгә якын Сабантуй мәйданында яңгырады. Рухны күтәрә торган, шул ук вакытта халыкчан җырлар иҗат итүчеләр сирәк. Мондый җырлар тусын өчен халыкның күңелен тоярга, шул зур халыкның кабатланмас бер шәхесе булырга кирәк. Вил Усманов та, Наил Касыймов та, икесе дә шундый талантлы шәхесләр»,- дип сөйләде Данис Шакиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot