news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Гарифуллина: Журналистлар берлегенә керергә дигән ихтыяҗ күрмим

Әле күптән түгел генә Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды булып узды. Биредә рәис сайланды. «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Чулпан Гарифуллина берлек эшчәнлегенә карата үз тәкъдим-фикерләре белән уртаклашты.

Чулпан Гарифуллина: Журналистлар берлегенә керергә дигән ихтыяҗ күрмим
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Әлегә үземә Журналистлар берлегенә керергә дигән ихтыяҗ күрмим. Керү теләгем юк, чөнки мин ул берлекнең, әгәр яшь журналистлар турында сүз алып барабыз икән, аларны кызыксындыра торган ниндидер мөмкинлекләре юктыр дип уйлыйм. Ул өлкәннәр өчен, аморфлы, ябык бер урын кебек минем өчен. Минем әлегә анда керергә ихтыяҗым да, теләгем дә юк. Мин анда керер өчен, белмим, нәрсә булырга тиештер.

Мин аның уставы, бурыч-максатлары белән таныш түгел. Әгәр дә анда журналистларга ниндидер матди, хокуки яктан ярдәм итү, ял белән тәэмин итү кебек пунктлар язылган икән, алар бөтенесе үтәлергә тиеш дигән сүз. Алар моны үти икән, бик яхшы. Бәлки, мин күрмимдер үтәлгәнен, шундый файда китергәнен.

Ул бурыч-максатларына туры килерлек итеп эшли икән, мин берлектә булмаган килеш тә аны белергә һәм мин аңа кызыгып килергә тиеш. Әмма мин белмим, димәк, алар аның кадәр үк шаулап, гөрләп эшләмиләр дигән сүз. Бәлки, эшне пиардан башларга кирәктер: үзләрен күрсәтү ягыннан да, журналистларны кызыксындыру белән дә. Иң беренче чиратта, ачык мисаллар белән, үзең турында белгертергә һәм журналистларга нинди мөмкинлекләр тудыра алуыңны күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, бер журналистка хокукый яктан, судта ярдәм иткәннәрдер.

Дөресен генә әйткәндә, бернәрсәнең дә киләчәген күзаллап булмый торган заманда яшибез. Алдарак әйтеп үткән әйберләрдән башласак, бәлки, аның киләчәге күзаллап булыр иде әле. Миңа калса, үзгәреш кичермәсә, хәзер ничек бар, шулай калачак һәм алга таба да шулай дәвам итәчәк. Моны яхшы дип тә, начар, дип тә әйтә алмыйм. Кем өчендер иллегә илледер. Татарстан күп нәрсәдә алдынгы булырга ярата, ә нишләп әле ул Журналистлар берлеге ягыннан да алдынгы булырга тиеш түгел? – ди ул.

Журналистлар берлеге эшчәнлегенә карата тәкъдим һәм фикерләрне «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100