news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Четин төрекләргә татарларның киленгә кагылышлы инанулары турында сөйләде

Галимә татарларда килен белән бәйле инануларны туйга хәтле һәм туйдан соңгы йолалар үтәлеше нигезендә тикшергән.

Чулпан Четин төрекләргә татарларның киленгә кагылышлы инанулары турында сөйләде
Рушания Алтай

Татар-төрек галимәсе Чулпан Зариф-Четин Төркиядә оештырылган «Төрки мәдәният һәм әдәбиятта – хатын-кыз» дип аталган халыкара фәнни симпозиумда татар халкында килен-кәләш белән бәйле йолалар хакында доклад белән чыкты.

Чулпан Зариф-Четинның чыгышы «Казан татарларында килен белән бәйле инанулар» дип атала. Ул аларны туйга хәтле һәм туйдан соңгы гореф-гадәтләр үтәлеше нигезендә тикшергән. Галимә кыз елату, никах, туй, килен төшерүгә кагылышлы инанулар белән таныштырды, киленгә су юлы күрсәтү, токмач кистерү кебек йолаларның мәгънәләрен ачыклады.

«Киленгә токмач кистертеп, аның аш-суга осталыгын сынаганнар. Ул басасы камыр эченә тимер акча яшереп куйганнар. Әгәр ​​кәләш камыр басканда әлеге акчаны сизеп алса, аның камыр ашлары пешерүгә оста булачагына ышанганнар. Токмачларын озын итеп кисүенә карап яшь гаиләнең озын гомерле булачагын фаразлаганнар», - дип сөйләде Төркиянең Карс шәһәрендәге «Кавказ» университеты галимәсе Чулпан Четин.

Әлеге симпозиумны Төркиянең Килис шәһәрендәге «7 декабрь» университететы фән-әдәбият факультеты һәм «Хатын-кыз һәм гаилә мәсьәләләре буенча фәнни-практик тикшеренүләр үзәге» оештырган. Анда Төркиянең төрле югары уку йортларыннан 30 галим чыгыш ясады. Җыен зум платформасында онлайн үткәрелде.

«Төрки мәдәният һәм әдәбиятта – хатын-кыз» халыкара симпозиумының 30 кешедән торган фәнни советында Казан федераль университетыннан Әлфия Йосыпова, Чаллы педагогика институтыннан Радик Галиуллин, Төркиянең Инөнү университетыннан Рамилә Яруллина кебек татар галимнәре бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100