news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Җәлил «Моабит дәфтәре» турында: Батырлык белән язылган шигырьләрне укып тетрәндек

«Куркыныч афәт булып күренгән фашизмга каршы көрәшнең кадерен вакыт үткән саен күбрәк һәм ныграк аңлыйбыз кебек», - диде татар җәмәгатьчелеге.

Чулпан Җәлил «Моабит дәфтәре» турында: Батырлык белән язылган шигырьләрне укып тетрәндек
Салават Камалетдинов

Беренче май мәйданында фашист төрмәсендә башлары киселгән герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Искә алу мәрасимендә Герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил моннан 70 ел элек беренче тапкыр «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләрне укыганы турында сөйләде.

«Казанга җәлилчеләрне искә алучыларга рәхмәт белдерер өчен кайтам. Еллар уза, безнең урынга яңа буын килә. Алар да безнең каһарманнарыбызның исемнәрен белер дигән өметтә яшим. Моннан 70 ел элек мин беренче тапкыр «Моабит дәфтәрен» укыдым. Сугыш турындагы хакыйкать белән сугарылган, батырлык белән иҗат ителгән шигырьләрне укып тетрәнгән идек», - дип искә алды ул.

Чулпан Җәлил Муса Җәлил исемендәге музей хезмәткәрләре ярдәме һәм киңәше белән Татарстанның бик күп шәһәрләре, бистәләрендә очрашуларда булганын искәртте. «Чакырган җиргә һәрчак барырга тырышабыз. Быел июльдә без Чиләбе өлкәсе Карабаш шәһәрчегендә булдык, илебез геройларына багышланган спектакльне, әдәби кичәне исебез китеп карадык», - диде ул чыгышында.

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, үзен татар дип санаган, дөньяны фашизмнан азат итүчеләр өчен бу бик тә кадерле көн. «Безнең өчен ул аеручы якын, чөнки Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре үзләренең әсирлек шартларында иҗат иткән әсәрләре белән татар әдәбиятын илебез, дөнья күләмендә танытты. Батырлыкның асылы бик кыйммәт», - диде галим.

«Бүгенге шартларда без туган илне саклау, куркыныч афәт булып күренгән фашизмга каршы көрәшнең кадерен вакыт үткән саен күбрәк һәм ныграк аңлыйбыз кебек. Җәлил һәм аның көрәштәшләре шушы эштә үзләрен чын батырлар итеп күрсәткән. Аларның көрәшләре – батырлыкның һәм матурлыкның үрнәге, Җәлил һәм аның иптәшләре иҗатының кадере көннән-көн арта», - диде Закирҗанов.

Татарстан Язучылар берлеге урынбасары Илсөяр Иксанова нәкъ шушы вакытта көн үзәгендә 11 татар каһарманы ил-ватан иреклеге өчен башларын гильотина өстенә салуын әйтте. «Иң өлкәне – Муса Җәлилгә 38 яшь була. Бу төркем документларда «Кормаш төркеме» дип искә алына. Юкка гына Гайнан Кормашның башы иң беренчеләрдән киселмәгән. Иң зур җаваплылык Муса Җәлил өстендә булган, шуңа күрә без аларны «җәлилчеләр» дип әйтәбез», - диде ул.

Татарстанның халык шагыре Рәдиф Гаташ шагыйрьләр авыр шартларда да шигырь иҗат итәргә көч тапкан дип саный. «Дөнья болгавыр. Ләкин татар халкы һәрвакытта үзен саклап калыр. Төрмәләрдә ярып чыккан шигъри аваз бездә күптәннән килә. Мөдәррис Әгъләм дә: «Акмуллаларыннан килә икән безнең Мусалар», - дип язган иде. Акмуллалар да төрмәләрдә гаҗәеп шигырьләр язган. Зөлфәт Җәлил турында «сугыша белгән былбыл ул, сайрый торган бөркет», дип язган иде», - диде.

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров сынау вакытларында татарларның һәрвакыт алгы сафка чыкканнары турында әйтте. «Татарстаннан 124 язучы фронтка киткән, шуларның 34е сугышы кырларында ятып калган. Икенче Бөтендөнья сугышында бөтен дөньядан 1214 язучы катнашкан. Берлинда миңа Моабит төрмәсен карап чыгарга туры килде. Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилчебезнең башын кискән гильотинага карап бик озак басып тордым», - ди ул.

«78 ел элек мәңгелек үлемсезлеккә күчкән шәхесләребез – татар батырлары – илебезнең тынычлыгы, бәйсезлеге, җиңү өчен гомерләрен кызганмаган. Бөек җиңү көнен таптарга теләүчеләр күбәеп китте. Әмма җәлилчеләребез бүген дә безнең арабызда яши, көрәшә», - диде Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

  • Мәрасимдә җырчылар Резедә Галимова, Владимир Васильев, бер төркем шагыйрьләр һәм язучылар чыгыш ясады. Чараны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов алып барды. Соңыннан җәмәгатьчелек Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.
  • 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Германиянең Империя суды карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров (чын исеме – Галләнур Бохараев) җәзалап үтерелә. 25 август көнне герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре искә алына.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100