news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чулман елгасында Чистай суднолар ремонтлау заводы эшчесе батып үлгән

Бүген Чулман елгасында коткаручылар 65 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Коткару хезмәтләре һәлакәт урынына килеп җитә һәм 4 метр тирәнлектән, ярдан 30 чамасы ераклыкта, эшченең гәүдәсен күтәрәләр. Ул Чистай суднолар ремонтлау заводының 65 яшьлек хезмәткәре булып чыга.

Якынча мәгълүмат буенча, фаҗиганең сәбәбе ир-атның очраклы рәвештә суга егылуы булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot