news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чукоткада өч кеше утырган самолет югалган

Чукоткада Ан-2 самолеты элемтәгә чыгудан туктаган, аның бортында 3 кеше булган. Аны эзләргә вертолет һәм вездеход киткән. Бу хакта ТАСС Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Хәбәр ителгәнчә, самолет Певек-Ас Полярный-Певек маршруты буенча очкан, бер мизгелдә ул радарлардан югалган һәм төшеп утырганда элемтәгә чыгудан туктаган. Бортта экипажның ике әгъзасы һәм бер пассажир бар.

Хәзерге вакытта Ан-2 самолетының соңгы координаталары билгеле. Әмма әлегә ул табылмаган һәм элемтәгә чыга алмаганнар. Эзләүгә шулай ук коткаручылар һәм вездеходларда волонтерлар җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot