news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуйченко Роcсиянең яңа Административ хокук бозулар кодексының әзерлеген әйтте

Чуйченко Роcсиянең яңа Административ хокук бозулар кодексының әзерлеген әйтте
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясенең яңа кодекс проекты һәм тиешле процессуаль закон югары дәрәҗә әзерлектә. Бу хакта Россия юстиция министры Константин Чуйченко Казан халыкара юридик форумының пленар утырышында хәбәр итте.

«Ике документ та ведомствоара килешү үтә, — диде Юстиция министрлыгы башлыгы. — Җинаять һәм административ законнар җыелмасына ревизия дәвам итә».

Министрлык җинаять-хокукый сәясәт концепциясен әзерләүгә кереште, дип өстәде Чуйченко. Эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә хокук бозган өчен административ җаваплылыкны йомшарту эшенә монда аерым игътибар бирелә.

«Без суд-эксперт учреждениеләре өчен квалификацияле кадрлар әзерләү системасын төзергә, шулай ук закон базасын камилләштерергә тиешбез», — дип ассызыклады спикер.

Казан халыкара юридик форумында Россия, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләр вәкилләре катнашты.

Узган ел X Петербург халыкара юридик форумы узды. Ул вакытта пленар утырышта катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция аша мөрәҗәгать итте.

«Халыкара хокукларга тайпылышсыз ияргәндә, коллектив нигездә эшләп кенә дөнья алдында торган иң катлаулы проблемаларны хәл итәргә, барлык дәүләтләрнең алга таба тотрыклы, ныклы үсешен тәэмин итәргә мөмкин. Юристлар һәм хокук белгечләре хокукның абруен торгызуга, аның институтларын ныгытуга һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә ышанычны кире кайтаруга зур өлеш кертә ала һәм кертергә тиеш», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100