news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЦРУның элекке башлыгы: Украинадагы низаг сөйләшүләр белән тәмамланачак

Украинадагы низаг сөйләшүләр юлы белән төгәлләнәчәк, әмма якларның берсе дә әлегә моңа әзер түгел. Пентагонның элеккеге башлыгы Дэвид Петреус Tagesspiegel газетасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Журналистлар билгеләп үткәнчә, ул Киевның «теләсә нинди юллар белән» җиңүе турындагы сүзләргә шикләнеп карый.

«Украинадагы хәрби хәрәкәтләр сөйләшүләр юлы белән тәмамланачак. Әмма Россия Президенты Владимир Путин да, Украина Президенты Владимир Зеленский да бүген сөйләшүләр башларга әзер түгел. Вакыт җиткәч, АКШ, Европа берлеге, Бөекбритания һәм башка илләр Украина һәм Россия белән карарларны гамәлгә ашыру юнәлешендә эшләячәк», - диде ул.

Шуңа да карамастан, Үзәк разведка идарәсенең (ЦРУ) элеккеге башлыгы искәрткәнчә, көнбатыш илләре финанслар белән дә, хәрби яктан да Киев режимына ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Россиягә исә санкцияләрнең алга таба тагын да катгыйлану куркынычы яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100