Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Covid-19 вирусын кайсы тестның иң төгәл ачыклавы билгеле
Коронавируска карата антитәнчеккә кан анализы организмның инфекция белән очрашканмы-юкмы, ә ПЦР-диагностика — хәзер кеше авырыймы-юкмы икәнлеген күрсәтә.
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирусны кешедә ике ысул белән билгелиләр: ПЦР-диагностика — борын һәм авыздан мазок алына, шулай ук кан анализы. Татарстанда нинди тестның иң төгәл булуын һәм еш кулланылганлыгын Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина аңлатты.
«ПЦР-диагностика авыруны диагностикалауның төп ысулы булып тора. Шуңа күрә ул тикшерелергә тиешле контингентларга үткәрелә. Һәм алар бездә санитар кагыйдәләр белән беркетелгән», - диде спикер.
Авдонина коронавируска каршы антитәнчеккә канга анализ ясау организмның коронавирус инфекциясе белән очрашканмы-юкмы икәнлеген күрсәтә, тик шуннан артыгы түгел, дип сөйләде.
«Ягъни G класслы иммуноглобулин булу кешенең инде авырып терелгәнлеге турында сөйләми. Бу вирус белән очрашканлыгын күрсәтә, авыруның клиник симптомнары күренгән яки симптомнарсыз булган», - дип аңлатты җитәкче урынбасары.
Любовь Авдонина ПЦР-диагностика бүгенге көндә республикада башка лаборатор тикшеренүләр структурасында өстенлек итә, диде. Татарстанда барлыгы 506 меңгә якын шундый тикшеренүләр үткәрелгән, тест уздыру 100 мең кешенең 119,6на туры килгән.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яңа коронавирус инфекциясенә күчмә тестларны ясарга була, әмма анализны профессионаллар алу мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз