news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

COVID-19 вазгыяте начарланса, студентлар дистанцион укуга күчәргә мөмкин

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы махус документ чыгарган.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Россиядә төбәкләрдә коронавирус буенча эпидемиологик вазгыять начарланган очракта, югары уку йортлары кабат дистанцион укуга күчәргә мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Әлеге мәгълүмат Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы документында чыккан.

«Көндезге белем бирүдә мәгариф программаларының тормышка ашырылуын тәэмин итәргә… Эпидемиологик вазгыять начарайган очракта, электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, мәгариф программаларын тормышка ашыру өчен чаралар күрергә», диелә министр боерыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100