news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 таралу сәбәпле, транспорт салымын 25 процентка киметергә тәкъдим иттеләр

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы 1 апрельдән башланды һәм SMS-пропусклар системасы бетерелгәнче 12 майга кадәр дәвам итте.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов 2020 елда коронавирус аркасында югары әзерлек режимы кертелгән төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда, яшәүчеләр өчен транспорт салымын 25 процентка киметергә тәкъдим итте. Мөрәҗәгать Россия транспорт министры Евгений Дитрихка җибәрелгән. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Бу инициативага үз бәягезне бирүегезне һәм РФ субъектлары бюджетлары керемнәреннән компенсацияләү мөмкинлеген анализлауны сорыйм», — дип язган парламентарий.

Василий Власов белдергәнчә, коронавирус таралуга каршы көрәш өчен кертелгән чикләү чаралары вакытында күп кенә төбәкләрдә яшәүчеләр үзизоляциядә булу сәбәпле, транспортларын файдалана алмаган. Депутат сүзләренә караганда, салымны киметү халыкка гадел компенсация һәм өстәмә ярдәм чарасы булыр иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100