news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 шартларында балалар лагерьларын җентекләп тикшерәчәкләр

Кичә Татарстан Министрлар Кабинеты коронавирус буенча чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчү турында карар чыгарды.

Covid-19 шартларында балалар лагерьларын җентекләп тикшерәчәкләр
Абдул Фархан

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьлары 29 июньнән яңадан эшкә керешә ала. Лагерьларда коронавирус сәбәпле кертелгән чикләү чараларының үтәлешен җентекләп күзәтеп торачаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Быел, яңа шартларда, җәйге сәламәтләндерү оешмалары безнең тарафтан тикшереләчәк. Бүгенге көндә Яшьләр эшләре министрлыгы җәйге лагерьларны ачу һәм килү графикларын әзерли. Барлык сәламәтләндерү оешмалары бары тик санитар-эпидемиологик белешмә булганда гына эшли ала, без аларны бер елга бирәбез. Бүгенге көндә ачылырга планлаштырган барлык лагерьларның да шундый бәяләмәләре булырга тиеш», — ди ул.

Авдонина лагерьларның ел саен Татарстан Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) игътибарында булуын, ә санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, оешмаларның эш шартлары үзгәрә һәм тикшерүләр ешрак үткәреләчәген билгеләп үтте.

Мәйданы 800 квадрат метрдан ким һәм аерым керү урыны булган сәламәтләндерү лагерьлары һәм кибетләр санитар-эпидемиологик чараларны бозган очракта Россия Административ кодексының 6.3 маддәсе буенча җәзага тартылачак.

«Без республика административ хокук бозулар буенча 196 беркетмә төзедек», — дип билгеләп үтте Авдонина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100