Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Covid-19 сәбәпле зур чыгымнары булган төбәкләргә тагын 100 млрд сум бүлеп бирелә
Россия Президенты фикеренчә, үсеш проектларына үзләре актив өлеш кертә торган субъектларны хупларга кирәк.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә төбәкләр өчен өстәмә 100 млрд сум бүлеп бирергә кушты. Бу хакта ул туры эфирда трансляцияләнгән ил халкына мөрәҗәгатендә әйтте.
«Хөкүмәткә төбәкләр өчен өстәмә финанс ярдәме күрсәтергә, элегрәк игълан ителгән ике йөз миллиард сумга тагын 100 миллиард сум өстәп бүлеп бирергә һәм шул рәвешле эпидемиягә һәм аның нәтиҗәләренә каршы көрәшнең гомуми илкүләм чараларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны компенсацияләргә кушам», — диде Россия башлыгы.
Аның фикеренчә, бу акчаларны бүлгәндә «үсеш проектларына үз ресурсларын актив керткән регионнарны хупларга кирәк».
Владимир Путин аңлатканча, коронавирус эпидемиясе төбәкләрдә икътисадка шактый тискәре йогынты ясаган. Сәламәтлек саклау өлкәсенә, халыкка һәм предприятиеләргә ярдәм итүгә чыгымнар артты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз