news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19 сәбәпле, «Казаньоргсинтез» акционерлар җыелышын читтән торып үткәрә

Апрель уртасына билгеләнгән чара июнь ахырында гына узачак.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында «Казаноргсинтез» акционерларының еллык гомуми җыелышы читтән торып узачак. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Быел коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан „Казаноргсинтез“ гаммәви акционерлык җәмгыяте акционерларның еллык гомуми җыелышын 29 июньдә читтән торып уздырырга мәҗбүр», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Элек чараны 16 апрельдә уздырырга планлаштырганнар иде, әмма пандемия һәм аның белән көрәш чаралары җыелышны соңрак вакытка күчерергә мәҗбүр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot