news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 пандемиясен туктатуның бердәнбер вариантын атадылар

Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның нәтиҗәлелеге күпме дәвам итәчәге билгеле түгел.

Covid-19 пандемиясен туктатуның бердәнбер вариантын атадылар

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе пандемиясен туктатуның бердәнбер юлы – халыкның 75 процентын вакцинацияләү. Шул ук вакытта, прививка кампаниясе мөмкин кадәр кыска срокларда узарга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы инфекция өлкәсендәге белгечләрнең Халыкара ассоциациясе президенты, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча элеккеге баш штаттан тыш белгече Ирина Шестаковага сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, халыкның 50 проценттан да азрагын вакцинацияләү эпидемияне туктатырга ярдәм итмәячәк. Бу коронавирус инфекциясе пандемиясенә дә, башка авыруларга да кагыла.

«Пандемияне туктату өчен, бездә халыкның 75 проценты прививка ясатырга тиеш. Иң мөһиме, биредә вакцинацияне өч-биш ел эчендә үткәрү хакында сүз бармый. Сүз вакцинация кампаниясен мөмкин кадәр кыска срокларда үткәрү, тиз арада иммун катлам булдыру турында бара», - дип белдерде ул.

Хәзерге вакытта вакцинаның нәтиҗәлелеге күпме дәвам итәчәге билгеле түгел. Шунлыктан өч-биш ел дәвам итә торган вакцинация прививка ясатучыларның бер өлешендә иммунитетның инде бетүенә китерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100