news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19 инфекциясеннән вакцинаның кайчан чыгачагы билгеле

Тиздән инфекциядән тагын бер препарат клиник сынау узачак.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге Эпидемология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге оештырган Covid-19 инфекциясеннән вакцина августның беренче декадасында теркәү таныклыгын алырга мөмкин. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Россия-24» телеканалы эфирында хәбәр итте.

Мурашко сүзләренчә, хәзерге вакытта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 вакцинасының клиник сынауларының йомгаклау стадиясенә, шулай ук билгеле бер шартларны үтәгәндә аны чыгаруга әзерләнә.

 «Без клиник тикшеренүләрне тәмамлауга гына әзерләнмибез, түбәндәге шартларда вакцина чыгаруга да әзерләнәбез. Параллель рәвештә нәтиҗәлелек, иминлек һәм кайбер башка параметрлар турында мәгълүмат җыю барачак», — дип сөйләде ул.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы мәгълүматы буенча, безнең ил вакцинасы инфекциядән үзенең нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын күрсәтте.

Хәзерге вакытта стационарлардан барлык пациентлар бүген чыккан, дип өстәде ул. Моннан тыш, икенче вакцина этика комитеты аша узды һәм хупланды. Эксперт бәяләмәсен алганнан соң ул шулай ук клиник тикшеренүләр узачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot