Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны кайчан булачагы билгеле
Куәте буенча инфекциянең икенче дулкыны беренчесеннән шактый калышачак.
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Көзен, башка респиратор авырулардан тыш, Россиядә коронавирусның икенче дулкынын да көтәргә мөмкин. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, Сеченовский университеты профессоры Владимир Чулановка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Белгеч хәбәр иткәнчә, көзен авырулар саны арту мөмкин булачак, чөнки бу вакытта мәктәп, студентлар, эшче коллективлар формалашачак, шулай ук ял итүчеләр кайтачак.
«Бу һәрвакыт респиратор инфекцияләре белән авыручылар санының артуына китерә, әмма бу дулкын беренче дулкындагы кебек үк көчле булмаячак», — диелә басмада.
Чуланов сүзләренчә, инфекциянең йомшаруына күп кешеләр тарафыннан аңа иммунитет алу, гражданнарның профилактика чараларга җитди мөнәсәбәте ярдәм итә. Моннан тыш, «профилактик чаралар тәҗрибәсе» дә мөһим роль уйный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз