news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 инфекциясенең иң алдан күренгән симптомы ачыкланган

Тикшеренүдә 40 яшьтән 69 яшькә кадәрге төркемдәге 21 пациент катнашкан.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа симптомы табылган, ул калганнарыннан алдарак күренә. Бу хакта Испания галимнәренең JAMA Dermatology басмасында бастырылган мәкаләсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Мондый симптом авыз куышлыгының лайлалы тышчасында көчле тимгел яки энантема булган. Ул күзәтелә торган пациентларның 29 процентында ачыкланган.

«Тикшеренүдә 40 яшьтән 69 яшькә кадәрге 21 пациент катнашты. Тимгелләр Covid-19 инфекциясенең башка симптомнарына кадәр ике көн алдан барлыкка килде», — дип хәбәр ителә басмада.

Экспертлар сүзенә караганда, әлегә чир йоктырган бөтен кешеләр арасында энантеманың ни дәрәҗәдә киң таралуын әйтүе кыен. Бу куркынычсызлык техникасы таләпләре аркасында уңай ковидлы пациентларның авыз куышлыгын карау шактый катлаулы булуы белән бәйле.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100