news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19 инфекциясенә каршы тору чаралары Татарстанның 16 балалар лагеренда үтәлми

Татарстан буенча Роспотребнадзор бер атна эчендә җәйге балалар ялының барлык учреждениеләрен тикшерде.

Covid-19 инфекциясенә каршы тору чаралары Татарстанның 16 балалар лагеренда үтәлми

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда бу атнада эшләүче барлык балалар лагерьларында Covid-19 коронавирусы белән зарарлануга каршы чараларның үтәлешен тикшерделәр. 16 объектта хокук бозулар ачыкланды, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Лагерьларны атна саен тикшерергә тырышабыз. Ун муниципаль берәмлекнең 16 лагеренда хокук бозулар ачыкланды. Сүз яңа коронавирус инфекциясенә профилактика буенча хокук бозулар турында бара. Иртәнге фильтр, социаль дистанция һәм дезинфекция режимы үтәлми», – диде спикер.

Авдонина искәрткәнчә, хәзер Татарстанда 29 муниципалитетта 87 балалар лагере эшли.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы тору буенча санитар нормаларны җәмәгать транспортында, кунакханәләрдә һәм кибетләрдә, шулай ук җәмәгать туклануы йортларының җәйге верандаларында бозуларын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot